Безнең гаилә
2 нче октябрь көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Көзге мәрхәмәтлелек атнасы “ акциясе буенча “Безнең гаилә”дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу көнне мин, ягъни китапханәче Сабирҗанова Г.С. Шәрәфиевләр гаиләсенә визит ясадым. Без аларда оныклары белән гаилә фотолары карадык. Элекке эшләгән чорда төшерелгән фотоларга да күзәтү ясалды. Мондый фотолар өлкән буын өчен бигрәк тә кадерле. Фотолар турында булган хатирәләрне дә тыңладык.