Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Туган ягым табигате

27 нче сентябрь көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Көзге мәрхәмәтлелек атнасы “  акциясе буенча “ Туган ягым табигате” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Бу презентациягә  авылыбызның  иң матур урыннарын төшереп ясалган фотолары урнашты. Табигатьтәге матурлыкны балалар күрмиләр, ә менә презентация итеп эшләп күрсәткәч,  хозурланып карыйлар. Бу чарада 5 бала катнашты. Мондый экологик темага үткәрелгән чаралар балалар күңеленә бигрәк тә якын. Алар табигатьне яратырга өйрәнәләр, матурлыкны күрергә омтылалар, аңа карата сакчыл караш тәрбиялиләр.