Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

22 август- РФ флагы көне

22 нче август көнне Березняк авылы китапханәсендә  башлангыч сыйныфларда укучы балалар өчен “ 22 август- РФ флагы көне”дигән презентация күрсәтелде. Презентация Россия флагы, гимны, гербы , призедентлары турында бик күп белешмә бирде. Соңыннан  балалар  игътибарына Россия  атрибутларын чагылдырган викторина уздырылды. Викторина сораулары бик кызыклы булды.  Балалар викторинада   актив катнаштылар һәм күп балл җыючы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мероприятиедә 5 бала катнашты.