Мин физик күнегүләрне сайлыйм
16 нчы август көнне Березняк авылында балаларның ялын файдалы оештыру максатыннан, физкультурниклар көненә карата “ Мин физик күнегүләрне сайлыйм” дип аталган уен үткәрелде. Балалар өчен спорт дөньясын чагылдырган китапларга күзәтү оештырылды.“ Буяулы”, “ Ак аюлы”, “ Әбәкле” уеннарын балалар яратып уйнадылар, соңыннан велосипедлы балалар арасында велосипед ярышы уздырылды. Ярышта катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мероприятиедә 22 кече яшьтәге балалар катнашты. Бәйрәм күңелле һәм файдалы булды.