Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Пушкин. Китап. Балалар

      6 июнь Россиядә Пушкин көне. Без барыбыз да  А.С. Пушкиның әкиятләрен һәм шигырь, поэмаларын  яратып укыйбыз. Бу көнне Березняк авылы китапханәсендә               “ Пушкин. Китап. Балалар” дигән  тема астында әдәби кичә уздырылды. Кичәбез 3 өлештән торды: китап күргәзмәсе белән танышу, презентация карау һәм әкият уку.

     Кичәгә Березняк мәктәбендә оештырылган ял лагерена йөрүче балалар чакырылды. Алар игътибарына “ Пушкин. Китап. Балалар” дип исемләнгән  А.С.Пушкинның китапларыннан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балаларда  “ А.С.Пушкинны искә алабыз” дигән презентация зур кызыксыну уятты. Балаларның , шагыйрьнең әсәрләрен дә, гаиләсен дә, нянясын да, үлемен дә беләселәре килә;  бик күп сораулар бирделәр. Алар барлык сорауларына да җавапларны тулы итеп алдылар. Чарабызның өченче өлешендә А.С.Пушкинның “ Сказка о рыбаке и рыбке” әсәрен уку оештырылды. Әкиятне башлангыч сыйныф укытучысы Гарифуллина Миңзилә укыды. Балалар тын да алмыйча әкиятне ахырына кадәр тыңладылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Бу файдалы да, күңелле дә чарада 15 бала катнашты.