Күңелле балачак
1 июнь - Халыкара Балаларны яклау көне. Бу уңайдан 2 июнь көнне Березняк мәдәният йорты бакчасында " Күңелле балачак" дип исемләнгән күңел ачу бәйрәме уздырылды. Балалар өчен “ Күңелле балачак” дип исемләнгән матур әдәбияттан китап күргәзмәсе ясалды һәм балаларга тәкъдим ителде. Матур әдәбият белән балалар якыннан таныштылар. Ә иң күңелле мизгел: 2016-2017 нче уку елында “Иң күп китап укучы бала” ны котлау булды. “Иң күп китап укучы бала” булып Корбанова Гүзәл булды. Бәйрәм уеннар, җырлар, биюләр, матур шигырьләр белән дәвам итте. Соңыннан барлык килгән кунаклар, балалар учакта пешкән ботка белән сыйланды. Барлык кешеләр дә канәгать калды. Бәйрәмдә 35 бала катнашты.