Зәрә боткасы
1 нче Май бәйрәме көнне татар халкының гореф – гадәтләрен яңарту максатыннан ,Березняк авылында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “ Зәрә боткасы” пешерелде. Авылыбызның олысы-кечесе татар халык уеннарында катнаштылар, экология темасына багышланган “ Могҗизалар кыры” уенында көч сынаштылар. Татарча биюне балалар бигрәк тә яратып биеделәр. Ботка пешкәч, барыбыз бергәләп зәрә боткасы ашадык, тәм- томнар белән чәй эчтек. Бәйрәмдә барлыгы 45 бала һәм 8 әниләр-әбиләр катнашты. Бәйрәм күңелле узды.