“ Кошлар кайта каурый – каурый, канатын салмак кагып”
21 нче апрель көнне китапханәләрдә Бөтенроссия библиотөн акциясе уза. Березняк авылы китапханәсенә йөрүче балалар белән без дә бу акциядә актив катнаштык. Башлангыч сыйныф укучылары белән “ Кошлар кайта каурый – каурый, канатын салмак кагып” дигән темага кошлар турында әңгәмә һәм рәсем конкурсы уздырылды. Балаларга безнең якларга кайтучы кошлар турында белешмә бирдем, аларга ярдәм кирәклеген җиткердем. Балалар кошларга иткән ярдәмнәре турында сөйләделәр. Соңыннан рәсем конкурсы үткәрелде. Сибгатуллин Айбулат һәм Фатыхова Әлфинәләрнең рәсемнәре беренче урынга чыкты, ә калганнары актив катнашучылар булдылар. Бу чарада 15 бала катнашты.