Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Ветераннар белән янәшә

17 нче апрель көнне Березняк авылы китапханәсендә “ Ветераны живут рядом” акциясе кысаларында,  ветеран Миннәхмәт бабай турында хәтирәләрне яңарту максатыннан , бүгенге көндә безнең арабыздан киткән  сугыш ветераны Хуҗиев Миннәхмәт Хуҗи улына багышланган видеофильм  карау оештырылды. Видеофильмны  ветеран исән вакытта балалар белән төшергән идек. Бу чарада 15 башлангыч сыйныфларда укучы балалар катнашты.