Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Талантлы син, Кеше туганым!

14 нче апрель көнне Березняк мәдәният йортында  мәдният хезмәткәрләре белән берлектә “ Талантлы син, Кеше туганым!” дип аталган очрашу кичәсе уздырылды. Очрашу кичәсен бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән,  авылыбызның иҗатка гашыйк  кешеләре турында презентация  караудан, аларның тормышларын, иҗатларын тамашачыларга җиткерүдән башладык.  Кичәбезне хәзерге көндә исән - сау яшәп, безне үзләренең иҗат җимешләре белән сөендереп торучы якташларыбыз турында сөйләп дәвам иттек. Алар арасында гармунчылар, шигырь иҗат итүчеләр, җырчылар, артистлар, журналистлар бар. Алар үзләренең иҗат  җимешләре белән чыгыш ясадылар. Халык бик канәгать калды. Барлыгы 75 кеше катнашты. Кичә тәмамлангач, барлык кешеләр татар халык биюләрен башкардылар.