Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Әнкәйләрнең бәгырьләре тулы кош балалары

8 Март – Халыкара  хатын- кызлар көне. Шушы гүзәл бәйрәмебез уңаеннан Березняк авылы китапханәсендә “ Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда” дип исемләнгән китап – журналлардан торган күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдәге материаллар киң катлау китап укучылар өчен  оештырылды. 

Шулай ук Березняк мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йортында “ Әнкәйләрнең бәгырьләре тулы кош балалары” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 3 яшьтән 60 яшькә кадәрге җыр- моң яратучылар сәхнә түрендә чыгыш ясадылар. Әнкәйләргә багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды, инценировкалар куелды. Мероприятиене 75 кеше карады.