Астрид Линдгрен геройлары
“ Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары” дип исемләнгән Республика күләм акциядә Березняк китапханәсенә йөрүче балалар да актив катнаштылар. Авторның китапларына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан китапханәләрдә чаралар үткәрелде.
1 нче март көнне “ Астрид Линдгренның “ Малыш һәм Карлсон” дигән әсәрен укыдык ( интернет челтәреннән алдым, чөнки авторның китапханәдә китаплары юк). Китап укуда 6-7 нче сыйныфта укучы 7 бала катнашты. Балалар игътибарына Астрид Линдгренның иҗатын, тормышын чагылдырган презентация күрсәтелде. Шунысы куанычлы, авторның әсәрләреннән эшләнгән фильмнарны балалар бүгенге көндә дә карарга яраталар. Бигрәк тә “ Малыш һәм Карлсон”, “ Пеппи длинный чулок”, “ Алиса в стране чудес” фильмнары.
2 март көнне 2-4 нче сыйныф укучылары өчен “Астрид Линдгрен геройлары” дигән темага могҗизалар кыры үткәрелде. Бу чарада 13 бала катнашты. “Могҗизалар кыры” уенында биремнәр Астрид Линдгренның китапларыннан алынган иде. Соңыннан балалар өчен язылган китапларга күзәтү үткәрелде.