Теле барның - иле бар
Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
21 нче февраль – Туган тел көне уңаеннан дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшү, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу максатыннан китапханәдә дә, мәктәптә дә күп кенә ачык мероприятиеләр үткәрелде:
Китапханәдә “ Теле барның – иле бар” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдәге китаплар киң катлау китап укучылар өчен тәкъдим ителде.
Туган тел бәйрәменә багышланган тагын бер чара: Березняк мәктәбендә уздырылган “ Татар телем минем – Туган телем” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә. Үзебезнең телебезгә мәхәббәтне тагын да тирәнәйтү, татар халык шагыйрьләренең шигырьләренә мәхәббәт уяту, укучыларның иҗади сәләтләрен тагын да үстерү максатыннан оештырылган бу чара күпләребезнең күңелләренә хуш килде. Программада Ш. Маннур, Г.Тукай, М. Җәлил, Бари Рәхмәт, М.Шабаев шигырьләре укылды. “Туган тел”, “Татар телем минем – Туган телем”, “ Туган телем”, ” Кукмара” җырлары да бәйрәмгә нур өстәде. Бәйрәмнең иң кызыклы моменты - 35 ел мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан хөрмәтле укытучыбыз – Абдуллина Нурзидә Шәрәф кызы белән очрашу булды. Ул эчтәлекле генә чыгыш ясады: туган телебезнең патриотлары булырга өндәде. Соңыннан иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләргә грамоталар бирелде.