Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Синең каршыңда башым иям

15 нче февраль көнне  Березняк авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “ Синең каршыңда башым иям” дигән чара үткәрелде.  Мин, ягъни, китапханәче Сабирҗанова Гөлшат 8 нче сыйныф укучыларына презентация күрсәттем. Бу презентация М. Җәлилнең иҗатын, аның көрәштәшләрен, шигырьләрен чагылдыра. Презентацияне 4 укучы бала карады.

 М.Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәдә “ Синең каршыңда башым иям” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә киң катлау китап укучылар өчен тәкъдим ителә. Шагыйрьнең фотоальбомнары,  балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат ителгән шигырь  китаплары, Муса турындагы  истәлекләре  күргәзмәдә  урын алды.

15 нче февраль көнне шулай ук Березняк мәктәбендә  Муса Җәлилнең шигырьләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан укучы балалар арасында  шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүгә  конкурс булды. Анда  1-7 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар барысы да чын күңелдән сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.