Яшәсен егетләрнең дан алганы
15 нче февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне. Шушы уңайдан Березняк авылы мәдәният йортында традициягә әверелгән , Әфганстанда, Чечняда хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашу үткәрелде. “ Яшәсен егетләрнең дан алганы” дип аталган мероприятиегә Әфган һәм Чечняда хезмәт итеп кайткан 6 ир-егетебез очрашуга килде. Алар игътибарына мәдәният йорты каршында эшләп килүче драма түгәрәге артистлары көче белән әзерләнгән Әфган сугышын чагылдырган Фәүзия Бәйрәмованың “ Сандугачның балалары” дип аталган драмасын сәхнәләштерделәр. Спектакль барлык кешеләрнең күңелләрен дә тетрәндерде. Спектакльдән соң Әфганчы егетләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Әфганчы егетләребез итстәлеккә китап бүләк иттеләр.Соңыннан очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.