Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Ленинград блокадасы

27 нче январь- Ленинград блокадасы өзелгән  көн.  Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру максатыннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен “ Ленинград блокадасы” дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде. Бу чарада мин, ягъни китапханәче Сабирҗанова Гөлшат, укучыларга Бөек Ватан сугышы,  Ленинград шәһәренең коточкыч авыр көннәре турында сөйләдем һәм Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштырдым.  Чарада 4 бала катнашты.