Хуш киләсең , Яңа ел!
2016 нчы елны йомгаклап , 2017 нче елга аяк басарга әзерләнәбез. Шушы матур көннәрдә без, балалар белән , Березняк авылы китапханәсендә традициягә әйләнгән , “ Хуш киләсең, ЯҢА ЕЛ!” дигән темага рәсем конкурсы үткәрдек. Конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары , барлыгы 13 бала катнашты. Балалар барысы да рәсемнәрен матур итеп ясадылар һәм конкурска тәкъдим иттеләр. Арадан 5 баланың эше : Фатыхова Әлфинә, Шәрәфиева Әлфинә, Сабирҗанова Нурзилә, Хурамшин Раил, Зәйнәгиев Зиннәтләрнең , 1 нче урынга чыкты. Балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.