Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Өйнең яме - әнкәйләр!

       26 нчы ноябрь көнне  әниләр көне уңаеннан  Березняк авылында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче көче белән әзерләнгән “ Өйнең яме – әнкәйләр!” дигән кичә үткәрелде. Кичәгә авыл фельдшер – акушерлык пунктларында эшләүче хезмәткәрләр чакырылган иде. Кичәнең геройлары: Тимербаева Галина, Карпова Марина, Низаметдинова Зөлфияләр хакында бары тик мактау, рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Кичәнең концерт программасында Фәнил Ягудинның, Илшат Габделхаковның  җырлары,  шигырь сөючеләрнең шигырьләре, “ Тамчы” бию төркеменең ( җитәкчесе Зәйнәгиева Фәния) чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.