Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Табигать чиста булсын! ЭкоЯз

Табигатьнең чисталыгын кешелек дөньясы сакларга тиеш, чөнки Табигать-Ана безне саклаучы, туендыручы. Без, ягъни мәдәният хезмәткәрләре, бу эштә читтә калмыйбыз, киресенчә, "эчендә кайныйбыз": юл кырыйларын, авылның кеше тормый торган өйләрнең капка төпләрен чүпләрдән арындырабыз, пасадкадагы корыган агачларны җыябыз, агач кәүсәләрен агартабыз, яшь агач үсентеләрен утыртабыз, сулар сибәбез, клуб территориясен чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз. Болар безнең ел саен эшлисе эшләребез.