Балалар язучылары
3 март –Бөтендөнья язучылар көне. Шушы уңайдан 3 март көнне китапханәдә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “ Балалар язучылары” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Бу чарада иҗатларын яктырткан презентация күрсәтелде . Презентациядә Балалар язучыларының иҗатлары, тормышлары яктыртылды.Соңыннан һәрберсенең басылып чыккан китапларына күзәтү үткәрелде һәм берәр әсәрен уку оештырылды. Балалар кыска гына вакыт эчендә якташ язучылар турында күп белешмә алдылар.