Кыргый табигать
3 март Бөтендөнья кыргый табигать көне. Шул уңайдан китапханәдә 7 нче сыйныф укучылары белән ”Кыргый табигать”дигән исем астында экологик дәрес үткәрелде. Бу чарада балалар игътибарына Игорь Акимушкинның “Мир животных” китапларына күзәтү уздырылды. Балалар кыргый хайваннар турындагы китапларны бик яраттылар. Соңыннан бу китапларны уку өчен балалар өйләренә дә алдылар. Дәрестә 5 укучы бала катнашты.