Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Пионербол

22 нче октябрь көнне балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, спортны пропагандалау максатыннан , Березняк мәктәбендә Камышлы һәм Березняк авылларының башлангыч сыйныф укучылары арасында "Пионербол" һәм " Күңелле стартлар" уен - ярышлары үздырылды.  Уеннарны физик тәрбия укытучысы Шакирова Нурфия белән бергәләп үткәрдек. Уеннарда балалар барлык көчләрен куеп тырыштылар. Березняк башлангыч сыйныф укучылары ярышларда үзләрен җитез итеп күрсәттеләр һәм җиңеп чыктылар.