Алтын көз
21 нче октябрь көнне Березняк мәдәният йортында укучы балалар өчен " Алтын көз" дип исемләнгән " Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Бу уенда 1-8 нче сыйныф укучылары арасыннан 9 укучы катнашты . Биремнәр көз, көзге муллык турында иде. Уенда Исрафилов Айзат җиңеп чыкты. Барлык уенчыларга да истәлек бүләкләр тапшырылды.