Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Сәламәтлек һәм матурлык

Балаларның каникул ялларын дөрес һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан китапханәдә төрле мавыктыргыч чаралар даими рәвештә үткәрелеп тора. 1 нче ноябрь көнне китапханәдә 12 яшькә кадәрге балалар өчен "Сәламәтлек һәм матурлык" дигән исем астында экспресс викторина уздырылды. Балалар игътибарына сәламәтлек, физкультура турында китаплар тәкъдим ителде. Аннары сораулар бирелде. Балалар сорауларга җавап бирергә тырыштылар, ләкин сораулар авыррак булгангамы бөтенесенә дә җавап булмады. Викторинада Сабирҗанова Нурзилә җиңүче дип табылды.