Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Без коррупциягә каршы!

27 нче июнь көнне Березняк авылы китапханәсендә  барлык китап укучылар өчен “Без коррупциягә каршы!”(“ Мы против коррупции!”) дигән темага бюллетеньнәрдән күргәзмә оештырылды. Соңыннан “Коррупция турында без нәрсәләр белергә тиеш” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Монда коррупциянең  аңлатмасы (понятие) , формалары, сәбәпләре, статистикасы турында сөйләшүләр булды. Һәр кеше үзенең фикере белән дә уртаклашты. Бу чарада 10 кеше катнашты.