Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Сугыш һәм сугыш чоры балалары

 22 нче июнь көнне Березняк  авылы китапханәчесе Березняк мәктәбе каршында оештырылган ял лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен “Сугыш һәм сугыш чоры балалары” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Бу дәрестә китапханәче балаларга  Бөек Ватан сугышы турында кыскача белешмә бирде, аннары  вакытлы матбугат битләрендә басылган сугышның афәте турында язылган материалларны укыды. Соңыннан авылыбызның сугыш чоры балалары турында язылган материаллар белән таныштырды. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан карт әби-бабайлары турында да сөйләделәр. Бу дәрестә 15 бала катнашты.