"Әкият" курчак театрына сәяхәт
21 нче июнь көнне Березняк мәктәбе каршында оештырылган ял лагеренда тәрбияләнүче балалар игътибарына интернет челтәрендәге рәсемнәр аша, китап-журналлар аша “ Әкият” курчак театрына сәяхәт ясалды. Бу сәяхәттә китапханәче “Әкият” курчак театры бинасы турында кыскача белешмә бирде, анда эшләүче артистлар турында сөйләде, сәхнәдә уйнаучы курчакларны күрсәтте. Соңыннан “Әкият” курчак театрында эшләүче якташ артистыбыз Юрий Чуктиев турында да бәлешмә бирде, фотолар каралды. Сәяхәттә 11 бала катнашты.