Березнякская сельская библиотека - филиал № 7

Татарстан атрибутлары

19 нчы июнь  көнне Березняк авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан , мәктәп каршында балаларның ялын файдалы итеп оештыру максатыннан оешкан ял лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен “Татарстан атрибутлары” дигән тема астында рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар  игътибарына Татарстанның флагы, гербы, гимны  турында иҗат ителгән китаплар, шигырьләр, рәсемнәр тәкъдим ителде. Балалар шушы рәсемнәрдән, укылган шигырьләрдән чыгып,  Татарстанның атрибутларын ясадылар. Бу конкурста Фатыхова Гөлназның һәм Хәлиуллина Диләнең  рәсемнәре иң матуры дип табылды. Бу чарада 15  бала катнашты.