Мин һәм син - хезмәттә
18 нче июнь көнне Березняк авылы китапханәсендә 8-9 нчы сыйныф укучылары белән “ Мин һәм син- хезмәттә” дип исемләнгән профессияләргә багышланган дискуссия сәгате үткәрелде. Бу дискуссия сәгатендә балалар игътибарына һөнәрләрне яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Соңыннан балалар үзләренә ошаган һөнәрләр турында сойләделәр. Миннән киңәшләр сорадылар, кайбер уку йортларына интернет аша сәяхәтләр ясадык. Дискуссиядә 6 бала катнашты.