Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Новости

"Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә"

Байлангар авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне клубның фойесында чәй өстәле белән каршы алдык. Чәйдән соң өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде.

"Хуш киләсең, Сөмбелә"

Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Хуш киләсең, Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Балалар татар халкының милли йолаларының берсе-уңыш бәйрәме белән таныштылар. Сөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканы турында сойләнде

"Туган җирем – гүзәл ягым” дигән әдәби кичә

Туган якка, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру,тирәнәйтү; укучыларда туган як,туган җир белән горурлану хисе уяту йөзеннән үтте

2018 ел- «Волонтерлар»елы уңаеннан әңгәмә

«Волонтер» – инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чара, бәйрәм, ярыш, тантана булмасын, барысы да волонтерлар ярдәме белән үткәрелә. Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Уңганнар, булганнар. Чаралардан тыш, хәйрия эшләре дә волонтерларны урап узмый. Алар ятимнәргә, ялгыз картларга ярдәм итәргә ашыга.

Китапханәдә урта яшьтәге мәктәп укучылары арасында “Без-Җәлил оныклары” дигән әдәби кичә үтте.

Балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру; М.Җәлил шәхесе һәм Җәлилчеләр белән горурлану, соклану хисләре турында фикер алышынды. Җәлил иҗатына төзелгән презентация карадык.

“ Мультфильмнарның балалар тормышындагы роле”

Китапханәдә балалар өчен “ Мультфильмнарның балалар тормышындагы роле” дигән темага мультфильм карау оештырылды.Татар мультфильмнарының күпчелеге бөек шагыйрь Г.Тукай шигырь һәм әкиятләренә нигезләнеелгән.

Яңа китап-яңа дус дигән әңгәмә

Яңа китап-яңа дус дигән кайткан яңа китапларга күзәтү үтте.Китаплар тәкъдим ителде,укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирелде.

Без-Экстремизм һәм терроризмга каршы дигән башлангыч сыйныф укучылары арасында әңгәмә

Без-Экстремизм һәм терроризмга каршы дигән башлангыч сыйныф укучылары арасында әңгәмә үтте.Террорчылар корбаны булсаң нишләргә ,?”,”Террористларны ничек күзаллыйсыз?», «Нәрсә ул теракт?”дигән сораулар бирелде.

Г.Тукай- һәрвакыт безнең арада

Саз-Тамак авылы балалар бакчасында Г. Тукайның тормыш юлы,аның иҗаты,шигырьләре сөйләнде,әкиятләрен сәхнәләштердек.

“Табышмаклар кичәсе “

Байлангар авылы китапханәчесе “Сазтамак авылы балалар бакчасында” «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясе нигезендә “Табышмаклар кичәсе “ үткәрелде.

“Тел-рухи байлыгы”

21 февраль көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашында Байлангар урта мәктәптә “Тел-рухи байлыгы” дигән әңгәмә үтте.

Слайд -әңгәмә

13 февраль көнне Байлангар авылы китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Без-Җәлил оныклары” дип исемләнгән слайд әңгәмә үтте.

Урок здоровья «Сәламәтлек –зур байлык”

В целях пропаганды здорового образа библиотекарь Байлангарской сельской библиотеки совместно с фельдшером Р.Саляховой для учащихся младших классов провела урок здоровья «Сәламәтлек –зур байлык”.

“Без-табигать балалары”

Саз-Тамак авылы балалар бакчасында тәрбияләнуче балалар китапханәдә кунакта .Алар белән “Без-табигать балалары”дигән әңгәмә үтте.