Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Новости

." Ана- тормыш нигезе"

Бүген иң якты, күңелләрне нечкәртә торган, иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне. Әни - дөньядагы иң кадерле кеше. Әнидән башка тормышның яме, табынның күрке, күңелнең җылысы юк . Әниләрне исән чакта кадерлик,хөрмәтлик, яратыйк, авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәулэре турында сойлэштек,фикер алыштык." Ана- тормыш нигезе" дигэн китап кургэзмэсенэ кузэту ясалды. Кадерле әниләр! Бәйрәм белән сезне!

" Син үз хокукларыңны беләсеңме?

1989 елның 20 ноябрендә Конвенция кабул ителгән көн, Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бала хокуклары турында конвенция - 18 яшькә кадәр булган балаларга карата кешенең барлык хокукларын билгеләүче халыкара документ.

Час добра и милосердия «Толерантность – дорога к миру»

Международный день толерантности ежегодно отмечается 16 ноября. Терпимость друг к другу — это то, чего сегодня не хватает. Ведь так хочется, чтобы в мире царило взаимопонимание и доброжелательное отношение друг к другу независимо от того, в какой стране живем, какой цвет кожи имеем, какое вероисповедание поддерживаем.

" Илебезнең көче бердәмлектә"

Россиянең сугышчан дан көне - Халыклар бердәмлеге көне безнең илдә ел саен 4 ноябрьдә, 2005 елдан башлап билгеләп үтелә

" Әтиләр илнең терәге"

Байлангар авыл китапханәсе әтиләр көненә багышланган " Әтиләр илнең терәге" дигән әңгәмә үткәрде

#СПАСИБОБАБУШКЕИДЕДУШКЕ2023

Байлангар авыл китапханәсе барлык өлкән яшьтәге авылдашларны чын күңелдән бәйрәм белән котлый! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, озын һәм бәхетле гомер телим. Китапханәдә эшләгән Зиннатбану апаны, китап укучы өлкәннәр Зарипов Ислам абый һәм Зарипова Нурзия апаны өлкәннәр көне белән котладым. Бэйрэм белән!

Картаямени соң йөрәк

Байлангар авыл җирлеге буенча үткән 1 октябрь- Өлкәннәр көне бәйрәменнән күңелле мизгелләр

Укытучы- бөек исем!

Укытучы- тынгы белмәс кеше, Җәй көне дә көзне сагына! Балаларын уйлый иртә-кичен, Һәркөн күзе мәктәп ягында! 2023 нче ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 28 нче сентябрь көнне, китапханәдэ Байлангар курта мәктәбе белән берлектә "Укытучы- бөек исем!" дигән чара оештырылды.

Абдулла Алишның әкиятләрен укыйбыз

Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан“Абдулла Алишның әкиятләрен укыйбыз” исемле әдәби танышу үткәрелде. Чара барышында балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның булган әкиятләрен карадылар һәм укыдылар.

"Терроризмга - юк"

Укучылар белэн берлектэ , Терроризмга каршы корэштэ телэктэшлек йөзеннән "Терроризмга - юк" дип исемлэнгэн әңгәмә хэм "Беслан"дигән документаль фильм курсэтелде

Яшәү тамчысы

Байлангар авыл китапханәсе террактта һәлак булганнар истәлегенә - "Яшәү тамчысы" дигән акциягә кушылды

Туган җирем Татарстан

30 август Татарстан Республикасы көне һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан "Туган җирем Татарстан" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

Икмәк кадере

Байлангар авыл китапханәсендә " Икмәк кадере" дигән темага әңгәмә үтте.

" Батырларның даны мәңгелек"

25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә " Батырларның даны мәңгелек" исеме астында батырлык сәгате үткәрелде

" Шигърият чишмәсе"

"Китапстан" проекты кысаларында укучылар белән китапханә иле буйлап дөнья әдәбияты классиклары язган китаплар буенча әдәби квест уены оештырдык. Сәяхәтебезнең беренче тукталышы " Шигърият чишмәсе" иде. Балалар бу тукталышта шигырь юлларындагы төшеп калган сүзләрне табып, шигырьне матур, сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Икенче тукталышта " Әйтемнәр иле" нә сәяхәт иттек, анда да балалар сынатмады, әйтемнәрне бер тавыштан дәвам иттеләр. "Әкиятләр утравында" да әкият геройларын да бик тиз таптылар. Әсәрнең исем

Дәүләт флагы көне

Истәлекле дата хөрмәтенә Байлангар авыл китапханәсендә балалар өчен флаг рәсеме ясау буенча дәрес узды .Рәсем ясар алдыннан балаларга россия триколоры төсләрендәге тасмалар һәм флаглар куелды. Флагның килеп чыгышы тарихы һәм төсләрнең мәгънәсе аңлатылды, викторина сорауларына җаваплар тыңланды, илебезнең символлары, халкы, табигый байлыклары буенча төзелде.

Окна Россия

День Государственного флага Российской Федерации #ОкнаРоссии2023

Китап-белем чишмәсе

Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган "Китапстан" масштаблы проектында безнен Байлангар авыл китапханэсе укучылары да катнаша. Ул 1 нче июньдә башланды һәм 31 нче августка кадәр дәвам итәчәк. "Китапстан" - китап укучыларга брошюра - юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп бара. Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтилэр.