Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

"Туган телем- иркә гөлем" дигән темага әңгәмә

21 февраль көнне балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем- иркә гөлем" дигән темага әңгәмә үтте. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.Аларга туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Язучыларыбызның матур шигырьләре укылды әкиятлэр сөйләп  күрсәттеләр, мәкальләр әйтеп бетерешле уены уйналды,табышмакларга җаваплар эзләнде,туган телебезне зурлаган бик куп шигыръләр яттан укылды “Халыкара туган  тел көне” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырып, китаплары тәкъдим ителде. Барлыгы 21 бала катнашты.