““Без-Терроризмга һәм экстремизмга каршы”дигән тәрбия сәгате
“Terror” –курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граж-дан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә. Заложник (тоткын) булсагыз нишләргә? Укучыларга файдалы киңәшләр.
Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итегез.
Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми.
Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик куркыныч!
Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз.
Террористик акт башкарылган очракта, Сезгә зыян килмәсә, башкаларга булышырга тырышгыз.