Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

“ Сугыш турында укыйбыз”

 

2 февраль көнне “ Сугыш турында укыйбыз” акциясенең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле . Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры әдәбияты үрнәгендә китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр бн таныштылар."Сугыш чоры балалар әдәбияты: 4 том" китабыннан А.Алишның "Килделәр", Г.Бәшировның "Үч", И.Газиның "Ана" хикәяләрен, С.Алексеевның "Рассказы о Великой Отечественной войне" китабыннан "Генерал Жуков", "Минное поле", "Мы в Берлине!", В.Катаевның “Сын полка”,"Победа" хикәяләрен уку оештырылды. "Я был на той войне великой" һәм Ш.Мостафинның "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" исемле китапларына библиографик күзәтү ясалды.