“Наркомания-афәт ул”
Яшьләр катнашында “Наркомания-афәт ул” дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында наркоманиянең, аракы һәм тәмәкенең зыяны турында сөйләшү, фикер алышу булып узды.
Әңгәмә вакытында кешенең тормышына аларның зыяны , буш вакытны файдалы итеп үткәрү,үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү өчен зур көч кую зарур. Ихтыярсыз кеше теләсә кемгә иярә,начар кешеләр кулындагы курчакка әверелә. Наркоманиянең нәрсәгә китерүен белүче кеше бер кайчан да энәгә тотынмас. Яшльек тә, гомер дә кешегә бер генә бирелә, аның кадерен белеп яшәргә кирәклеге турында сөйләшенде.