“ Табышмак әйтәм-җавабын тап"
Башлангыч сыйныф укучылары белән “ Табышмак әйтәм-җавабын тап” уены үткәрдек.Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.
Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана Табышмаклар татар халык авыз иҗаты әсәрләре хәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.
Бугенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны белдек.