Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

“Ак торналар”

22 октябрьдә ел саен Россиядә “Ак торналар” дигән әдәби бәйрәм үткәрелә. Ул Дагестанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тәкъдиме белән уздырыла башлый. Әлеге бәйрәм башта әдипнең туган ягында гына оештырылса, соңрак барлык ил күләмендә билгеләнә башлый.
Бу бәйрәм төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне Шул уңайдан Байлангар модельле авыл китапханәсендә «Хәтер көне – Ак торналар көне»дип исемләнгән әдәби чара үтте. Чараның максаты-сугышта һәлак булганнарны искә алу, шулай ук үсеп килүче буынга без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш дигән фикерне, милли мәдәниятне һәм дини карашларны терроризмга каршы тору өчен бердәм булырга тиешлегебезне җиткерү иде.