«Тукай көне»
#габдуллатукай
#тугантел
15 апрель –татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1913 елда бу көнне (иске стиль буенча 2 апрельдә) бөек татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый.
Шагыйрьнең тормышы кыска, әмма якты. Безнең халык искиткеч шагыйребез Габдулла Тукай истәлеген саклый. Байлангар авыл китапханәсендә шагыйрьнең иҗатына багышланган «Тукай көне» дигән әдәби музыкаль викторина кичәсе узды,Габдулла Тукайның бала- чак вакытта уйнаган төрле,кызыклы уеннар уйнадык. Шулай ук Габдулла Тукайның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Өлкәннәребез китаплар белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, өйдә уку өчен китап сайладылар.