Нурлы Рамазан
Рамазан ае – ураза ае. Ураза ислам диненең биш баганасының берсе. Ураза тәнебезгә саулык, күңелебезгә тынычлык, рухыбызга исәнлек китерә. Бөтен сәләмәт булган мөселманнар шушы гыйбадәтне кылырга тиешләр. Рамазан ае ул бер берсенә ярдәмләшү аедыр. Шул уңайдан Байлангар авыл китапханәсендә “Нурлы Рамазан" дигән
чара узды.
Мәдәният йортыбыз төзелгән урында, элек шәхси хуҗалыкларда яшәгән, почта, китапханәдә,мәдәният өлкәсендә,ягу сезонында эшләп мәрхүм булган авылдашларыбызга , җитәкчеләребезгә, хәрберсен исемнәре белән атап Газизуллина Гөлфия абыстай корьән аятләре укып , дога кылды.
Нормабаш авылыннан Мугинова Сания апа катнашучыларны изге Рамазан аенда ураза тоту кагыйдәләре белән, ураза бәйрәменең барлыкка килү тарихы, уразаның файдасы, аның кешегә тынычлык, сабырлык кебек сыйфатлар бирүе, үз-үзен тәрбияләүгә һәм үз-үзенне тотуга ярдәм итүе турында сөйләде.
“Мөнәҗәтләр элек-электән кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да юаныч биргән, күңел хисен белдергән.Газизуллина Гөлфия абыстай белән Сәмигуллина Гөлсинә апалар, мөнәҗәтләр әйттеләр.
Махсус хәрби операциядэ катнашучы егетебез Минемуллин Марс Марсель улынын әнисен - Минемуллина Хоршидә апаны да бу кичәгә бәйрәм кунагы итеп чакырылды.