“Талантлы каләм иясе” дип исемләнгән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның иҗатын искә алу кичәсе булып үтте.
Җир йөзендә үзенең яшәешен раслаган, киләчәктән үзенә лаеклы урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын билгеләгән асыл улларын, бөек затларын барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла. Кылган гамәлләрен, хезмәтләрен тәкъдим итеп, аларга мәһабәт һәйкәлләр куя, зиннәтле музейлар ача, исемнәрен җырларга куша, китап битләрендә терки, истәлек такталарында, урам атамаларында мәңгеләштерә. Татар халкының ихтирамга лаек уллары арасында Байлангар авылында туып үскән, бар гомерен язу- иҗат эшенә багышлаган, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм «Бәллүр каләм» призы иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге , 1990 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган, 2000 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә җөмһүриятебезнең олы бүләге – Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы, 2005 елда Мәскәүдә чыккан энциклопедия “Лучшие люди России“ 2007 елда Татарстан Республикасының татмедиа компаниясе тарафыннан нэшер ителгән альбом “Портрет Современника”, 1914 елда “Татар энцеклопедиясе” китабына кертелгән Тәлгат Самат улы Нәҗмиев та бар.
Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 16 октябрендә № 618 карары нигезендә Байлангар авылы китапханәсенә Тәлгать Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде. 28 февраль көнне “Талантлы каләм иясе” дип исемләнгән Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның иҗатын искә алу кичәсе булып үтте.