Токмач кисү
Авылыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Байлангар авылы халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бу бүгенге көндә дә шулай. Изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылдык: авылдашларыбыз бердәм булып акча да җыйдылар, йон оекбашлар да бәйләделәр, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш керттеләр. Токмач кисү турында хәбәр биргәч, авыл клубына яшьләр дә, өлкәннәр дә килде.50 йомыркага камыр басып, токмач кистек.Токмач кисү эшендә катнашкан барлык авылдашларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.Туган илебезне, Ватаныбызны саклап, баш өстендә тыныч күк йөзе булдыру өчен, дип киткән ир-егетләребезгә исән-сау туган якларына кайтырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
В селе продолжается проведение мероприятий, посвященных поддержке наших ребят, участвующих в специальной военной операции. Жители села Байлянгар издавна славились своей сплоченностью и трудолюбием. Так обстоит дело и сегодня. Мы с первых дней включились в благое дело: односельчане сплоченно собирали деньги, вязали шерстяные носки, вносили большой вклад в сбор гуманитарной помощи. После сообщения о резке лапши в сельский клуб пришли как молодые, так и пожилые люди. Нарезали лапшу из 50 яиц.Выражаем слова благодарности всем односельчанам, принявшим участие в работе по разделке лапши. Желаем, чтобы наши мужчины вернулись на родину живыми и здоровыми.