Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Сугышчан туганлык

"2025ел-Ватанны саклаучылар елы" уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә район күләмендә "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасы оештырган хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итеп, яшүсмерләр белән бергә махсус хәрби операциядәге ир- егетләребезгә рәхмәтләрен һәм ихлас теләкләрен,исән- сау туган якларына,гаиләләре янына әйләнеп кайтуларын белдереп хатлар яздылар.
Бу хатлар авыл халкыннан, гуманитар ярдәм итеп җибәрү өчен җыелган әйберләр янына тартмаларга салыначак.