Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

җиңү хаты

Байлангар авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре хәм балалар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга , армиядә хезмәт итүчеләргә хат яздык.
Хатларда "Россия Армиясенең барлык сугышчыларының тизрәк исән-сау өйләренә кайтуын һәм озак көтелгән тынычлык урнашуын, бүтән беркайда да, беркайчан да кешеләр снарядлар шартлауларын һәм пулялар тавышын ишетмәсәк иде" - дигән теләкләр язылды.
Ихлас күңелдән язып җибәргән хатлар солдатларыбызга туган як сәламе булып барып ирешер һәм авыр вакытларда аларга рухи җылылык бирер, дигән ышанычта калабыз.
Аларның тизрәк әйләнеп кайтуларын көтәбез