Әтиләр- илнең терәге
Гаиләнең киләчәге, илнең терәге - әти кеше. Безнең татар халкында элек-электән әти - гаилә башлыгы, ихтирамга , хөрмәткә лаеклы кеше. Гаиләнең бөтенлеге, барлыгы әтиләр җилкәсендә.
Быел 20 нче октябрьгә туры килүче Россиядә Әтиләр көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә " Әтиләр- илнең терәге " дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырылды, әтиләргә бәйрәм уңаеннан "Минем әти - иң яхшысы" дигән котлау откреткалары ясадылар