Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Әтиләр көненә багышлап "Күңелле стартлар"

Гаилә елы кысаларында, Байлангар авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Әтиләр көненә багышлап "Күңелле стартлар" ярышы оештырды . Әлеге чара мәдәният йортының спорт залында узды. Әтиләр һәм балалар дәртләнеп катнашкан, спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафеталар бик кызыклы үтте.
Гаилә белән үткәрелүче мондый чаралар, бер яктан вакытны файдалы итеп үткәрү булса, икенче яктан, сәламәт яшәү рәвешен алып бару нигезләрен тәрбияләүне күздә тота.
Әтиләр көне уңаеннан үткәрелгән әлеге чара, балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда, әтиләрнең дәрәҗәләрен күтәрүдә зур роль уйный.