Олы хөрмәтебез сезгә,өлкәннәребез!
2 октябрь көнне Байлангар мәдәният йортыбызда өлкән буын кешеләре өчен " Олы хөрмәтебез сезгә,өлкәннәребез!" дигән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмебез чәй өстәле артында үтте. Бу матур көнне кунаклар үзләренә карата бик күп изге теләкләр ишеттеләр,алар хөрмәтенә бик күп җырлар җырланды,биюләр бүләк ителде.Үзара бер- берсе белән күңелле аралашып утырдылар. Очрашу вакыты сизелмичә генә җылы һәм дустанә атмосферада узды,өлкәннәребез чараны оештыручыларга, катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр