Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Бер ил, бер гаилә, бер Россия

2022 елдан башлап, 30нчы сентябрь көнне, Россиядә яңа истәлекле дата- Донецк халык Республикасы, Луганск халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә.
Шушы истәлекле дата уңаеннан, 28 сентябрь көнне, Байлангар авылы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Бер ил, бер гаилә, бер Россия" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балаларга бәйрәмнең тарихы, Донбас халкының Россиягә кушылырга, туган рус телендә иркен сөйләшергә омтылышы турында сөйләнде.
Әлеге чараның максаты, яшь буында үз ватаннарын ярату, илебез тарихын истә тоту, аның символларын хөрмәт итү, туган илгә карата горурлык һәм мәхәббәт хисе уяту.