"Син батырлыкны ничек аңлыйсың?"-
25 август- герой- шагыйрь Муса Җәлил hәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.
Шул уңайдан, Байлангар мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, балалар белән, "Син батырлыкны ничек аңлыйсың?"-дигән темага әңгәмә үткәрдек.
1944 нче елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә "немец рейхының хәрби көчен җимерүгә юнәлдерелгән эшләре" өчен "Идел- татар легионы"на көчләп кертелгән әсирләр арасында агарту эшләре алып барган 11 яшерен оешма вәкиленең башларын гильотина белән чабып өзәләр.
1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвойрларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр.
Менә алар:
Гайнан Кормаш Актүбә, Казахстан
Фоат Сәйфелмөлеков Ташкәнт, Үзбәкстан
Абдулла Алиш Көек, Татарстан
Фоат Булатов Мәләвез, Башкортстан
Муса Җәлил Мостафа, Ырымбур өлкәсе
Гариф Шабаев Иске Турай, Башкортстан
Әхмәт Симаев Усть-Рахмановка, Пенза өлкәсе
Абдулла Баттал. Зур Тигәнәле, Татарстан
Зиннәт Хәсәнов Иске Кәшер, Татарстан
Әхәт Атнашев Петропавловск, Казахстан
Сәлим Бохаров Миякә, Башкортстан
Беребезнең дә бу исемнәрне исебездән чыгарырга хакыбыз юк!!!