Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Туган конегез белэн Рафаэль Камалович!

#2024годсемьи
Рафаэль Камалович!Сезне ихлас күңелебездән бу бәхетле көнегез – 85 яшь тулган көнегез белән тәбрик итәбез. Сез һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы булдыгыз– без сезне ихлас күңелебездән хөрмәт итәбез .
Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт булыгыз, матур гомер итегез, балаларыгызның-оныкларыгызның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшәгез.
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсез, язмыш сезгә бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетегез мул, саф булсын, гел елмаеп яшәгез!