Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Россия лидерының тиешле указы чәршәмбе, 22 ноябрьдә, хокук актларының рәсми порталында басылып чыкты.
Карарның максатлары итеп гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау билгеләнә.